Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә 780 млн сумлык инвестицияләр белән өч яңа проект тормышка ашырылачак

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

СИҮАБ "Яр Чаллы" территориясендә эш тармаклары булдыруга заявкалар карау комиссиясе утырышында бүген өч яңа проект хупланды. Чара Татарстан Хөкүмәте Йортында республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. 

Комиссия әгзалары беренчеләрдән булып металлны EPS чистарту буенча сервислы металл эшкәртү үзәген төзү проектын карады ("Кама Трейд Татарстан" компаниясе). Ул чистартуның югары технологияле, экологик чиста EPS технологиясен (EcoPickledSurface) кулланып, кайнарлатып эшләнгән металлпрокатны чистартуның заманча эшләнү тармагын булдыруга юнәлдерелгән. Сату базарлары һәм куллану өлкәсе – машина һәм судно төзү, күпер төзү, вагон төзү, автомобиль төзү тармакларында җитештерүгә инвесторлар 600 миллион сум акча кертәчәк. Әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 131 эш урыны булдырылачак.

Икенче проект йөк күтәртү җайланмалары өчен запас өлешләр җитештерүгә юнәлдерелгән ("Стандарт" кою заводы ҖЧҖ). Аны тормышка ашыру нәтиҗәсендә үзебездә җитештерелгән лифтларны капремонтлау программасын тәэмин итү һәм 57 яңа эш урыны булдыру мөмкин булачак. Проектка 60 миллион сум инвестиция кертеләчәк.

Өченче заявка "Химресурс" фәнни-җитештерү компаниясе" ҖЧҖдән килде. Проект эпоксид сумала җитештерүне оештыруга юнәлдерелгән, аны "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә урнаштыру күздә тотыла. Тормышка ашыру өчен 112 миллион сум тирәсе инвестиция кертеләчәк. 30 яңа эш урынын булдыру планлаштырыла.

 Элегрәк комиссияләр утырышларында гомуми күләме 25 миллиард сум тәшкил иткән инвестицияләр белән компанияләрдән 24 заявка хупланды, шуларның 15 инде җитештерү тармакларына юнәлдерелде.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International