Кешелек капиталы – хәзерге икътисадның төп ресурсы. Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Яңа Чишмә районнары Россиянең муниципаль стратегияләре конкурсында катнашачак

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Яңа Чишмә районнары Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең чираттагы конкурсында катнашу өчен дәгъва белдерә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган мәгълүмат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Ул билгеләп узганча, конкурс 22-23 октябрьдә Петербург стратеглары форумы кысаларында узачак.

Элегрәк Татарстанның башка муниципаль стратегияләре дә федераль дәрәҗә югары абруй казанган иде. Чистай, Менделеевск районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре ике ел рәттән стратеглар конкурсларында беренче урын алды.

Матбугат конференциясендә чыгыш ясап, Олег Пелевин билгеләп узганча, муниципаль берәмлекләр кешеләрнең яшәеш сыйфатын арттыру буенча республика инициативаларын тормышка ашыра. Иң актив районнарга республика бюджетыннан финанс һәм оештыру ярдәме күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International