ВТБ һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда ВТБ банкы һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү өлешендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Шартнамәгә ВТБ банкы корпоратив бизнесының Татарстан Республикасындагы җитәкчесе Мәрьям Дәүләтшина һәм  Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев кул куйды.

Имза салу тантанасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ВТБ президенты урынбасары - идарәсе рәисе Денис Бортников барында узды.  

Яклар хезмәттәшлегенең төп юнәлешләреннән берсе – «Бердәм кредит үзәге» проектын гамәлгә ашыру, бу проектны гамәлгә ашыру эшкуарлар өчен ресурслар алу мөмкинлеген арттырырга һәм кече һәм урта эшкуарлыкка кредитлар бирү срокларын киметергә ярдәм итәчәк.

Шулай ук ВТБ республика бизнесына банк гарантияләре буенча хезмәттәшлек итәргә әзер, шул исәптән фонд тарафыннан поручительлекне тәэмин итү бәрабәренә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International