Сүз белән түгел, эш белән. Бизнесны нульдән ничек башларга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә. Бүген "Эшкуар әни" программасын тыңлаучылар әлеге сорауларга җавап эзләде. Казандагы берничә оешма җитәкчеләре проектта катнашучылар белән үзләренең уңышлы эш алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты.