Социаль бизнес: үсеш перспективалары һәм ярдәм чаралары. Икътисадның яңа секторын ничек алга җибәрү турында татарстанлыларга 1 августта сөйләячәкләр

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Республика халкын социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү баскычлары белән Казанда уку семинарында  таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 1 августта 16:00 сәгатьтә КФУның "УНИКС" мәдәният-спорт комплексында була.  Катнашучыларга социаль бизнес предприятиеләрен төзү нигезләре һәм аларның тотрыклылык критериеләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм чаралары, проектлар өчен финанслар һәм башка ресурслар җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

Мондый семинарлар айның һәр беренче чәршәмбесендә булып торачак.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге (Икътисад министрлыгы) һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 233-72-87 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International