Татарстан Гарантия фонды белгечләре июль аенда республиканың өч шәһәре эшкуарлары өчен “эшлекле иртәнге аш” форматында очрашулар үткәрәчәк.
5 июль - Чаллы
11 июль – Түбән Кама
18 июль - Әлмәт
Чаралар Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программалары, шул исәптән “Татарстан Республикасы Гарантия фонды” коммерциягә карамаган оешмасы продуктлары турында эшкуарларның хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук финанс ресурсларын җәлеп иткәндә эшкуарлар очраша торган проблемаларны ачыклау максатыннан уздырыла.
Өстәмә мәгълүмат өчен тел.: +7 (843) 293-16-94
ТР ИМ матбугат хезмәте