Татарстан эшкуарларының текстиль эшләнмәләре Астанада мода күргәзмәсендә тәкъдим ителергә мөмкин

2 июль 2018 ел., дүшәмбе

Текстиль эшләнмәләр чыгаручы Татарстан эшмәкәрләре үзләренең товарларын "Fashion Expo Astana" халыкара мода күргәзмәсендә тәкъдим итә ала. Чара 2018 елның 4 - 6 июль көннәрендә Астанада (Казахстан) узачак.

Катнашучыларга үз товарларын һәм казанышларын күргәзмәнең түбәндәге бүлекләрендә күрсәтү мөмкинлеге бирелә:

- "Persona" - автор маркалары, театрлар һәм мода йортлары;

- "Бутик" - хатын-кызлар, ир-атлар кием-салымы, спорт һәм ял, йокы һәм йорт, булачак аналар өчен киемнәр, джинса киемнәр, табигый мех һәм мехтан эшләнмәләр, күн һәм күннән эшләнмәләр, өске трикотаж кием;

- "Аксессуарлар" - баш киемнәре, яулыклар, шарфлар, галстуклар, галантерея (сумкалар, пирчәткәләр), аяк киеме, зәркән бизәнгечләр, бижутерия, сәгатьләр, күзлекләр;

- "Будуар" - эчке кием, корсет эшләнмәләр, коену киемнәре, пляж киеме, эчке трикотаж кием, оек-оекбаш эшләнмәләр;

- "Җитештерү" - тукымалар һәм тукылмаган материаллар, ясалма мех, фурнитура, бизәү материаллары, чигелгән әйберләр, челтәр, трикотаж тукымалар, кәтүк һәм бәйләү җепләре, сәүдә һәм производство җиһазлары, компьютер эшләнмәләре, төргәк һәм этикетка, форма һәм корпоратив кием, махсус кием;

- "Home&Hobby" - йорт, интерьер өчен текстиль, келәмнәр, пәрдәләр, йорт кул эшләренә тотыла торган материаллар, йорт хайваннары өчен киемнәр;

- "PRO-МОДА" - тематик ММЧ, модель агентлыклары;

- "Сәнгать һәм кәсеп" - халык промыселлары эшләнмәләре.

Россия эшкуарларын тәкъдим итү Россия экспорт үзәге ярдәме белән башкарылачак. Чарада катнашу өчен сайтта теркәлергә: https://www.exportcenter.ru/events/13419/?back2events=%2Fevents%2F%3Fdate_period%3Dall%26city%3D%26search%3D%26rec_participation%3D245%26reg_open%3DY%26international%3D (РЭЦ) һәм 1 сентябрьгә кадәр гариза калдырырга кирәк.

Белешмәләр өчен телефон (Мәскәүдә): +7 (495) 937-47-47, 8-800-550-01-88 

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования