Фәрит Габделганиев Стратегия-2030 буенча фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында экспертлар белән фикер алышты

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Бүген Эшкуар йортында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча эшләү кысаларында уздырылган фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында экспертлар белән фикер алышулар үткәрде.

Быел Стратегия-2030 га үзгәрешләр кертү эше башланды. Аның нәтиҗәсе түбәндәге мәсьәләләрне үз эченә алган комплекслы тәкъдимнәр булыр дип көтелә: икътисадны цифрлы  трансформацияләү, муниципальара хезмәттәшлек, хезмәт ресурсларын нәтиҗәле файдалану сценариеләрен төзү нигезендә җитештерү көчләрен дөрес урнаштыру, муниципальара хезмәттәшлек системасын җайга салу өчен шартлар тудыру, Татарстан Республикасында агломерацияара процессларын өйрәнү һәм гомумән кеше капиталын арттыру. 

Быелгы ел башыннан төрле стратегик экспертиза сессияләре, предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, академик  җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшьләр белән фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелеп килде.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча республика предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан, муниципалитетлардан, министрлыклардан һәм ведомстволардан тәкъдимнәр җыю эше алып барыла. Республика халкыннан идеяләр i.tatarstan2030.ru/ рәсми сайтында һәм "Татарстан - 2030" махсус мобиль кушымтасы аша кабул ителә.

Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Стратегиясен эшләү, Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы белгечләрен җәлеп итеп, заманча тикшеренүләр һәм теорияләргә, дөньякүләм тәҗрибәгә таянып башкарылган иде.

Бүген республикада агломерацияара процессларны тикшерү, муниципальара хезмәттәшлекне тикшерү һәм Татарстандагы миграция процессларын өйрәнү мәсьәләләрен карадылар. Тикшеренү материаллары 2030 елга кадәрге Стратегиягә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләгәндә кулланылачак.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International