"Бу "унлык" үзенекен эшләргә тиеш". Алабуга һәм Чаллы Россиянең иң яхшы моношәһәрләре рейтингында

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Татарстанның берьюлы ике моношәһәре лидерлыкка чыкты. Бүген Мәскәүдә 2017 ел йомгаклары буенча Россиянең монопрофильле муниципаль берәмлекләре рейтингы нәтиҗәләрен әйттеләр. Бүләкләү тантанасында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

 Илнең 319 моношәһәреннән ТОП-10 га түбәндәгеләр керде:

Күмертау ш. (Башкортостан Республикасы),

Алабуга ш. (Татарстан Республикасы),

Чаллы ш. ( (Татарстан Республикасы),

Заречный ш. (Пенза өлкәсе),

Таштагол ш. (Кемерово өлкәсе),

Губкин ш. (Белгород өлкәсе),

Мирный ш. (Саха (Якутия) Республикасы),

Павловск ш. (Воронеж өлкәсе),

Красный Яр п. (Омск өлкәсе),

 , Полысаево ш. (Кемерово өлкәсе).

 

Внешэкономбанк рәисе урынбасары, моношәһәрләрне үстерү буенча өстенлекле проект җитәкчесе Ирина Макиева  болай дип билгеләп үтте: "Бу "унлык" үзенекен эшләргә тиеш". Аның сүзләренә караганда, калган 309 шәһәр алардан үрнәк алырга тиеш.

Россия Федерациясе Хөкүмәте "Моношәһәрләрне комплекслы үстерү" өстенлекле программасы паспортын 2016 ел ахырында раслаган иде. Төп максат – шәһәр төзи торган предприятиеләр эшчәнлегенә моношәһәрләрнең бәйлелеген шәһәр төзи торган предприятиеләрнең эшчәнлегенә бәйле булмаган яңа эш урыннарын булдыру юлы белән, шулай ук шәһәр мохите сыйфатын яхшыртып,  киметү.

"Бүген без бизнес өчен уңайлы инфраструктура тәэмин итәргә тиеш. Татарстан моношәһәрләрен комплекслы үстерү үз алдына бурычлар куя – яңа эш урыннарын булдыру һәм шәһәр мохите сыйфатын яхшырту. Заманча һәм икътисадый яктан файдалы производстволар булдыру – югары хезмәт җитештерүчәнлеген тәэмин итүдә беренче пункт ул", – дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев. Министр сүзләренә караганда, 10 эл чендә моношәһәрләрдә кимендә 7 мең яңа эш урыны булдыру, 19 млрд сум тирәсе күләмдә капитал кертемнәрен җәлеп итү планлаштырыла. Тулаем алганда, моношәһәрләрдә инвестицияләр өчен һәм инфраструктураны үстерү өчен уңай шартлар тудыру икътисадны диверсификацияләү, эшкуарлыкны үстерү һәм өстәлгән бәяне арттыру нигезе булып тора. 

"Моношәһәрләрне комплекслы үстерү" программасы максат күрсәткечләренең берсе көндәлек тормышны уңайландыруга биш адым ясаудан гыйбарәт. 2017 елда Алабуга моношәһәрендә 5 төзекләндерү проекты уңышлы гамәлгә ашырылды, менә алар: Хәтер мәйданында төзекләндерү җайланмалары куелды, "Иске Мәйдан" паркы  (Гуляй парк) реконструкцияләнде, Җәмигъ мәйданына ревитализация үткәрелде, "Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы" ТР ДБМУ Күргәзмәләр залына капиталь ремонт ясалды һәм Л.П. Нечаев исемендәге сквер төзелде.

Берүк вакытта Чаллы моношәһәрендә шулай ук 5 проект гамәлгә ашырылды: 36 нчы микрорайонда 1224 урынлык яңа мәктәп төзелде, Тукай Яр буе, Тинчурин бульвары, Азатлык мәйданы һәм Шишкин бульвары төзекләндерелде, "Метро" мәдәни-мәгариф платформасы бинасы һәм шәһәр тарихы турында күргәзмә зонасы булган причал реконструкцияләнде.

Югарыда атап үтелгән шәһәрләрдә, моногорода.рф сайтында интернет-тавыш бирү барышында үткәрелгән халыкны сораштыруга нигезләнеп, үзәк урамнар  (Чаллыда – Мәскәү проспекты, Алабугада – Нефтьчеләр проспекты) ремонтланды. 

Чаллы инфраструктураны үстерүгә Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан бирелә торган акчаларны җәлеп итүнең киң мөмкинлекләреннән файдаланучы республика  моношәһәрләре арасында беренчеләрдән булып тора.

Фонд акчаларына Чаллыда берничә зур проект гамәлгә ашырыла, әйтик, сәнәгать зоналарында юллар инфраструктурасын реконструкцияләү: Икмәк юлын, Индустриаль юлны, ХХХ һәм ХХХI юлларны, Мотор һәм Металлургия урамнарын, Торба һәм Производство юлларын. Моннан тыш, быел "Үсеш" сәнәгать паркының  коммуналь инфраструктура объектларын төзү эшләре төгәлләнде.

Җирле үзидарә органнарының  активлыгын һәм эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяли торган рейтинг Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан тәүге тапкыр 2016 ел йомгаклары буенча 125 муниципалитет арасында төзелгән иде, ә 2017 елда анда Россиянең барлык 319 моношәһәре катнашты. Рейтинг үткәрүнең төп бурычлары: 

 - моношәһәрләрне үстерү өлкәсендә активлыкны һәм нәтиҗәлелекне күрсәтү; 

- моношәһәрләрнең көчле һәм йомшак якларын ачыклау; 

- моношәһәрләрне үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсе башкалар өчен үрнәк булырлык лидер муниципалитетларны билгеләү; 

- моношәһәрләрнең администрацияләрен моношәһәрләрне үстерү өлкәсендә активлыкны һәм эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә этәрү.

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International