Татарстанның сәнәгать предприятиеләре Мәскәүдә бизнес-миссиядә катнаша ала

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре Мәскәүдә бизнес-миссиядә катнаша ала Эшлекле сәфәр июль аеның икенче яртысында булачак. Сәфәр кысаларында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дәүләт корпорацияләренең һәм иң эре сәнәгать предприятиеләренең сатып алучы бүлекчәләренә бару  һәм алар белән сөйләшүләр үткәрү планлаштырыла.

Катнашучылар составы "ИННОКАМ" Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры һәм Татарстанны кластерлы үстерү Кама үзәге ярдәме белән республиканың Машина төзелеше кластерын төзи.

Катнашу өчен 15 июньгә кадәр түбәндәге электрон адреска гариза (күчереп алырга) җибәрергә кирәк: kashapova.e@innokam.pro. Хатта сез барырга теләгән сәнәгать предприятиеләрен (исемлек) күрсәтергә кирәк.

 

Белешмәләр өчен телефон:  +7 (8552) 53-07-07 (доб. 219), +7 (905) 371-49-63.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International