Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанның һәр шәһәрендә үз агросәнәгать паркы барлыкка килергә тиеш". Мәскәүдә республиканың һәм КУЭ Корпорациясенең алга таба хезмәттәшлеге турында фикер алышачаклар

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациягә (КУЭ Корпорациясе) барып кайтты, анда ведомство башлыгы Александр Браверман белән очрашты. Очрашуда Татарстан  икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Татарстанның КУЭ Корпорациясе белән уртак проектлары бихисап. Шулай, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс һәм гарантия ярдәме күрсәтү кысаларында 2015 елның гыйнварыннан алып 2018 елның июненә кадәрге чорда  Татарстан Республикасында Илкүләм гарантия системасы (ИГС) катнашында 934 килешү төзелде, алар арасында гарантияләр һәм йөкләмәләрне үз өстенә алу буенча килешүләр дә бар.

2016 елда КУЭ Корпорациясе үз бизнесларын ачарга яки киңәйтергә теләгән эш башлаучы һәм эшли торган эшкуарлар өчен бушлай мәгълүмат ресурсын – КУЭ Бизнес-навигаторы Порталын (Портал Бизнес-навигатора МСП) – эшләгән һәм кулланылышка керткән иде. Бүген  КУЭ Бизнес-навигаторы Порталы халык саны 100 мең кешедән күбрәк булган 171 Россия шәһәрен һәм Россия Федерациясенең аерым субъектлары башкалаларын колачлый.  КУЭ Бизнес-навигаторы Порталын урын алган Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт бар.

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Браверман алга таба региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлек итү адымнары турында фикер алыштылар.

Александр Браверман белән очрашу барышында Татарстан Президенты шулай ук республиканың һәр шәһәрендә үз агросәнәгать паркы барлыкка килергә тиеш дигән идеясен әйтеп узды, аларда җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең – крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермалар – продукциясе сатуга максималь куелачак. Әлеге проектны гамәлгә ашырганнан җирле җитештерүченең үз продукциясен сату мөмкинлекләре артыр, шулай ук бу продукцияне җитештерү өчен стимуллар да күбрәк булыр дип күз алдында тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International