Сәнәгатьне үстерү, яңа инфраструктура, территорияне пространстволап үстерү. Перспективалы региональ проектларны гамәлгә ашыру турында Мәскәүдә узачак форумда сөйләшәчәкләр

13 июнь 2018 ел., чәршәмбе

Татарстан эшкуарлары Мәскәүдә узачак 2018 "Икътисадның реаль секторын финанслау" бизнес-форумында катнаша ала.  Чара 2018 елның 19 июлендә Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Россия Үзәк Банкы катнашында була. Төп бурычларның берсе – Икътисадның реаль секторын һәркем файдалана алаырлык итеп финанслау механизмнарын эзләү һәм Россия регионнарының инвестицион активлыгын яхшырту. Быелгы Форум  илнең эчке финанс ресурсларын эзләү хисабына икътисадның реаль секторында перспективалы региональ проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланачак: сәнәгатьне үстерү, яңа инфраструктура, территорияне пространстволап үстерү.

Форумда гадәттәгечә Россия банкы, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Россия һәм чит ил банкларының Россия җитештерү компанияләренең топ-менеджерлары, девелоперлар, халыкара финанс оешмалары вәкилләре катнашачак.

Шулай ук "Икътисадның реаль секторы: регионнарның проект инициативалары" күргәзмәсе узачак, анда сәнәгатьнең киң спектры һәм дәүләт хакимияте вәкилләре өчен технологияләр, уйлап табулар һәм компанияләрнең инвестицион проектлары тәкъдим ителәчәк.

Тулырак мәгълүмат www.bffp.ru сайтында.

Тел.: +7(495)481-39-30.

 

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования