Муниципаль берәмлекләргә – 1 миллионга кадәр грант, эшкуарларга – эшчәнлекләрен үстерүгә ярдәм. "Бизнес-Уңыш" премиясен алуга гаризалар кабул итү дәвам итә

9 июнь 2018 ел., шимбә

Татарстан муниципаль берәмлекләре һәм эшкуарлары "Бизнес-Уңыш" премиясен алуга гариза бирә ала. Әлеге конкурс ике турда түбәндәге номинацияләр буенча узачак:

- Иң яхшы яшьләр проекты.  Сергей Выходцев исемендәге номинация;

- Иң яхшы җитештерү өлкәсе проекты;

- Сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә иң яхшы проект;

- Иң яхшы интернет-проект;

- Иң яхшы экспорт проекты;

-  Хатын-кызлардан иң яхшы проект;

- Иң яхшы авыл хуҗалыгы проекты;

- Иң яхшы иҗади проект;

- Иң яхшы социаль проект;

- Сәламәт яшәү рәвеше;

- Студентларның иң яхшы технологик проекты;

- Эшкуарлыкка ярдәмнең һәм инвестицион климатны яхшыртуның иң яхшы муниципаль тәҗрибәсе;

- Муниципаль дәрәҗәдә сатып алуларның иң яхшы системасы;

- Халык эшкуары.

Конкурсның сайлап алу этабы кече һәм урта бизнес субъектлары һәм муниципаль хакимият вәкилләре өчен региональ форумнар үткәрү кысаларында була. Алар Ульян, Краснодар, Түбән Новгород, Новокузнецк, Коломна, Иваново, Пенза, Иркутск, Калининград, Ростов-на-Дону, Смоленск, Тула, Хабаровск, Томск, Өфе һәм Оренбург шәһәрләрендә үтәчәк.

Беренче турда катнашу өчен www.премиябизнесуспех.рф сайтында теркәлергә һәм форум башланырга ике атна кала тиешле белешмәләр белән гариза юлларга кирәк. Моннан тыш, шәһәр округлары һәм районнар вәкилләре документлар пакетын түбәндәге электрон адреска җибәрергә тиеш: premia@bsaward.ru. Сайлап алу турында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар ел ахырында Мәскәүдә узачак финалга чыга. "Бизнес-уңыш" Илкүләм премиясенең җиңүчеләре "Алтын домкрат" традицион статуэткасын, үз эшенә ярдәм итәрдәй кыйммәтле бүләкләр алачак. Ә иң яхшы муниципаль берәмлекләр бизнесны алга җибәрү өчен 1 миллион сумга кадәр грант ота ала.

Катнашу шартлары белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: www.премиябизнесуспех.рф

Белешмәләр өчен телефон (Мәскәүдә): +7 495 620-98-50

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования