15 июньгә кадәр җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен гаризалар кабул ителә

2018 елның 8 июне, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен катнашучыларны сайлып алуны игълан итте. Үз кандидатурасын республиканың 18 яше тулган кешесе (дәүләт хезмәткәрләреннән тыш) тәкъдим итә ала.

Экспертлар советына кертү өчен 2018 елның 15 июненә кадәр түбәндәге электрон адреска анкета җибәрергә кирәк: Nail.Madiev@tatar.ru. Гаризада фамилия, исем, атаның исеме, теләгән дәүләт идарәсе функциясенең атамасы, белем һәм хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелергә тиеш.

Сайлап алуны уңышлы узган кандидатлар Норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертеләчәк. Экспертларның төп бурычлары түбәндәгеләр:

- норматив хокукый актны карау һәм аның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен билгеләү;

- норматив хокукый актны хуплау, җайга салу йогынтысын җентекләп бәяләүнең һәм халыкка консультацияләр үткәрүнең кирәк булуы, сәбәпләре аңлатылып, кире кагылуы йә проектны, халыкка бирелгән консультацияләр һәм җайга салу йогынтысын җентекләп бәяләү   материалларын исәпкә алып, эшләп бетерүгә җибәрү (норматив хокукый актны кире кагу, үзгәртү) турында карарлар кабул итү.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International