Бәйрәм көннәрендә күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) филиалларының эш тәртибе үзгәрми

2018 елның 8 июне, җомга

Күпфункцияле үзәкләр ("Минем документлар" офислары) кыскартылган эш режимына Россия көнендә һәм Ураза бәйрәмендә күчәчәк.

11, 12 һәм 15 июньдә КФҮ филиалларында - ял көннәре. 14 июньдә - бер сәгатькә кыскарак эш көне. 10 июньдә кабул итүләр Мәскәү, Яңа Савин, Зареченский, Идел буе, Көньяк, Зеленодольск, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт филиалларында гына алып барылачак. Бшка көннәрдә - күпфункцияле үзәкләр гадәти режимда эшләячәк. Әлеге үзәкләргә баруны планлаштырганда, шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.

КФҮләрнең ("Минем документларым" офисларының)  эш графигы белән, һәм шулай ук алар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта: http://mfc16.tatarstan.ru/

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International