Татарстан эшкуарлары XV Кытай халыкара кече һәм урта эшкуарлык күргәзмәсендә – CISMEF 2018 – катнашырга чакырыла. Чара 2018 елның 10 – 13 октябрендә Гуанчжоу шәһәрендә узачак. Эшмәкәрләр үз продукцияләрен күргәзмәнең түбәндәге тармак профильләрендә тәкъдим итә алалар:
– Халык кулланышы товарлары: тукыма, кием-салым, уенчыклар һәм кәсепләр, туклану һәм эчемлек продуктлары, косметика, көнкүреш техникасы;
– Төзелеш материаллары, төзелеш һәм инженерлык җиһазлары;
– Технологияләр һәм машина төзелеше җиһазлары;
– Химия һәм нефть химиясе: җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр, нефть химиясе һәм агрохимия матдәләре, ашламалар, пластмасса, резина, каучук;
- Медицина: җиһазлар, эш кораллары, медицина җиһазы һәм киеме;
- Фармацевтика һәм биотехнологияләр;
- IT: идарә итү технологияләре, мәгълүмат куркынычсызлыгы;
- Энергетика. Энергияне сакчыл тоту җиһазлары һәм технологияләре. Автоматлаштыру чаралары һәм тикшереп тору системалары. Электротехника;
- Нанотехнологияләр, яңа материаллар;
- Су чистарту технологияләре. Экологик иминлекне тәэмин итү;
- халык һөнәрләре, кәсеп эшләнмәләре, зәркан әйберләр;
- Ашамлык һәм эшкәртү сәнәгате, инновацияле технологияләр һәм җиһаз;
- Пыяла. Пыяла әйберләр. Технологияләр һәм җиһаз;
- Региональ инвестицион һәм инновацион проектлар, кече һәм урта инновация эшкуарлыгына ярдәм инфраструктурасы.
Күргәзмәдә 110 000 кв. м гомуми мәйданда Кытай компанияләре өчен 4000 стенд һәм чит илләр компанияләре өчен 1000 стенд биреләчәк. Узган елда Россиянең 14 субъектыннан 43ләп Россия компаниясе үз продукциясен тәкъдим иткән иде, чарада 300 000 кеше булып киткән иде.
Катнашуга кагылышлы сораулар белән ustinov@siora.ru электрон почтасы аша яки +7 (499) 143 73 32, өст. 287 телефоны буенча (Мәскәүдә) мөрәҗәгать итә аласыз.
ТР ИМ матбугат хезмәте