Фәрит Габделганиев: "Питер форумында без үзебезнең уңышларыбызны күрсәтә, инвесторны таба алабыз һәм яңа технологияләр турында беләбез". Сәфәр йомгаклары турында бүген Министрлар Кабинетында брифингта сөйләштеләр

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Петербургтагы халыкара икътисадый форумы кысаларында үткәрелгән чаралар һәм имзаланган килешүләр турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында сөйләштеләр. Фармацевтика кластерын үстерүдә Санкт-Петербург белән Татарстанның үзара хезмәттәшлеге турында  Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бәян итте. Ул республикада фармацевтика компанияләрен җәлеп итү мөмкинлекләренә күп игътибар бирелү турында хәбәр итте.  Быелның августында Татарстанда халыкара катнашу белән III Бөтенроссия GMP – конференция узачак: "Россия һәм дөнья. Фармацевтика базарын үстерү потенциалына идарә итү".

Шулай ук Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында, авыл хуҗалыгында проектларны гамәлгә ашыруны һәм Ташкент өлкәсе территориясендә КАМАЗ эшчәнлеген киңәйтүне кертеп, төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә куллар куелды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов: форум кысаларында электрон сәламәтлек саклау, фән һәм мәгариф, республиканың цифрлы үсешендә IBM тәҗрибәсен һәм технологияләрен куллану буенча элемтәләрне арттыру өлкәсендә Татарстанның IBM (International Business Machines) белән алга таба хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышынды, дип хәбәр итте. Шулай ук Cisco белән Татарстан Республикасында ИТ-оешмалар системасын үстерү турында килешү имзаланды. Килешүдә шулай ук Татарстан Республикасында интернет челтәре технологияләре һәм кибериминлек белән бәйле компетенцияләр буенча WorldSkills хәрәкәтенә ярдәм итү һәм үстерү; 2019 елда Казанда "Интернет челтәрендә системалы идарә итү" компетенциясе буенча булачак WorldSkills халыкара чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү; мәктәп укучыларының мәгълүмат технологияләре өлкәсендә һөнәрне иртә сайлавына һәм профиль алды әзерлеген үтүенә ярдәм программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру юнәлешләре буенча хезмәттәшлек итүне күз алдында тота.

"Быел була торган форумның темасы - ышанычка корылган икътисад булдыру, - дип хәбәр итте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Моңа бәйле рәвештә Петербург форумы төрле илләр хакимияте, бизнесы, оешмалары вәкилләренең үзара ышаныч белдерү, ачык диалог алып бару урыны булып тора.   Татарстан өчен Петербург форумы - үзебезнең уңышларыбызны күрсәтә, инвесторларны таба, республикада гамәлгә кертү өчен яңа технологияләр турында белә алган мәйдан ул. Болар барысы да - Татарстанның конкуренциягә сәләтен арттыру, гражданнарыбызның яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен".

Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры Светлана Витальевна Чупшева тарафыннан республиканың стратегик иници әлеге форумның республика өчен иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булды, дип дәвам итте Татарстан Икътисад министрлыгы башлыгы.  i.tatarstan2030.ru сайтында теләгән һәркем Стратегия - 2030 га үзгәрешләр кертү буенча инициатива язып калдыра ала. Иң яхшы инициативалар республиканы үстерү Стратегиясенә кертеләчәк. Моннан тыш,  IOS һәм Android операцион системаларында сайтның мобиль кушымтасы эшли башлады инде.  Стратегик инициативалар агентлыгы белән шулай ук "Төбәкләр өчен киләчәктәге кадрлар" инициативаларын Татарстанда гамәлгә ашыру буенча килешү имзаланды, дип хәбәр итте Министр Габделганиев. Инициатива үз төбәген үстерү өчен тырыша торган мәктәп укучыларына белем бирүгә һәм һөнәри яктан тәэмин ителүгә юнәлтелгән. Бу очракта стажировкалар мәҗбүри булачак.

 

Моннан тыш, форум кысаларында Вице-премьер Татьяна Голикова Россия Инновацияле төбәкләре ассоциациясе әгъзалары булып торган төбәкләрнең җитәкчеләре белән очрашты. Инновацияле төбәкләрне алга таба үстерү, икътисадның нәтиҗәлелеген күтәрү, халык өчен уңай мохит булдыру мәсьәләләре турында фикер алышынды.

2019 елда Казанда ил тарихындагы тәүге  Worldskills чемпионатын үткәрүгә ике чара багышланганды. Килешүләр имзаланды, алар нигезендә Ростат һәм Coca Cola әлеге чараның партнерлары булдылар һәм һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика белән хезмәттәшлек итәчәкләр.

Быел форумда дөньяның 100 артык иле катнашты.

130 артык чара үткәрелде, алар арасында ШОС, БРИКС конференцияләре, "Эшлекле егермелек" региональ консультатив форумы, илләр, шул исәптән Россия һәм  Президенты Эммануэль Макрон быелгы форумның мәртәбәле кунагы булган Франция арасында бизнес-диалоглар кебек халыкара характерга ия чаралар да булды.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International