2020 елга "ИННОКАМ"да хезмәт җитештерүчәнлеге һәм экспорт күләме 1,5 тапкырга артачак Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 700 млрд сумны тәшкил итәчәк

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгы фаразлары буенча 2020 елга "ИННОКАМ"да хезмәт җитештерүчәнлеге һәм экспорт күләме  1,5 тапкырга артачак. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 700 млрд сумнан артыкны тәшкил итәчәк. Бүген кластерда куәтле инновацион потенциал тупланган. Бу әлеге территорияне Татарстан Республикасы күләмендә генә түгел, тулаем Россия Федерациясендә үсеш ноктасы сыйфатында билгеләргә мөмкинлек бирә. Биредә илебездә чыгарыла торган синтетик каучукның 45,2%ы, стирол полимерының 57%ы, Россия йөк машиналарының һәр өченчесе һәм йөк шиннарының һәр икенчесе җитештерелә.

Кластерда катнашучыларга ярдәм итү өчен  «Innokam.pro» Cубконтрактация милли порталы төзелде һәм актив эшләп килә. Әлеге порталда кластерда катнашучылар арадашчылардан башка гына техник яктан катлаулы продукциягә заказлар урнаштыра һәм тикшерелгән тәэминатчыларны һәм партнерларны сайлый ала.  Бүген порталда 600 дән артык катнашучы теркәлгән. Алар арасында 11 илдән булган чит компанияләр бар: Бельгиядән, Болгариядән, Германиядән, Чехиядән, Швейцариядән, Люксембургтан, Төркиядән, Көньяк Кореядән, Белоруссиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан.

"ИННОКАМ" КИТҖК үсешенең синергетик нәтиҗәлеге икътисадның ике иң эре секторы  - автопром һәм нефть химиясенең кисешүе, анда барлыкка китерелә торган өстәмә кыйммәт чылбырларының бердәм инновацияле технологик платформага кушылуы белән билгеләнә

Кластерда ике махсуслашу (автопром һәм нефть химиясе) юнәлешенең тоташу чигендә  икътисадның инновацияле сфераларына караган  яңа җитештерүләр ачыла: IT-технологияләр, робот техникасы, аддитив технологияләр, заманча материаллар, һәм шулай ук инжиниринг, яшел технологияләр.

Татарстан Республикасы - Россия Федерациясенең иң тиз үсеш кичерүче субъектларының берсе. Биредә нефть табу һәм нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә, IT-сферада, югары технологияле медицинада һәм башка өлкәләрдә заманча технологияләр һәм новаторлык ысуллары гамәлгә кертелә.

Республика инновацияләргә ярдәм итү буенча югары үсештәге сәясәте булган төбәк үрнәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International