Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев ике үзәк: сәнәгать һәм мәгълүмат технологияләре үзәкләрендә булды. "КАИ-Лазер" Сәнәгать технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге эшчәнлегенең бер юнәлеше - сәнәгать предприятиеләре эшенең җитештерү циклына лазер технологияләре кертү хисабына кече һәм урта бизнес предприятиеләренең җитештерүчәнлеген арттыра торган югары технологияле җиһазларның яңа төрләрен уйлап табу һәм эшләү. Цифрлы технологияләр үзәге Милли технологик инициативаларның (НТИ) дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле яңа буын продукциясен тиз арада проектларга һәм җитештерергә сәләтле комплекслы технологик чишелешләр системасын тәшкил итүче "Акыллы" фабрикаларының бер өлеше булып тора.
ТР ИМ матбугат хезмәте