Бүген Эшкуар йортында персонал белән нәтиҗәле идарә итү турында сөйләячәк

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан бизнесменнары персонал белән идарә итү буенча бушлай мастер-классларда катнаша алалар. Чара бүген Эшкуар йортында (Петербург урамы, 28) 18:00дән 20:00гә кадәр узачак.

Бизнес-тренер Галина Зубарева персонал белән ничек эшләргә кирәклеге, предприятиедә проблемалы зоналарны ачыклау өчен нинди инструментлар барлыгы, системалы бәянең ни өчен кирәклеге һәм хезмәткәрләрнең югары җитештерүчәнлегенең һәм клиентларга юнәлгәнлегенең нигезендә нәрсә торуы турында сөйләячәк.  Мастер-класста катнашучылар шулай ук оешма командасына нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирүче уңышлы технологияләр һәм эчке укуларның коуч-сессияләре турында беләчәк.

Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: http://zubarevamk.ru/#lection

Белешмәләр өчен телефон: 8 843 245 31 41

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International