Кама Аръягының алты муниципаль районындагы коммерциягә карамаган оешмалар өчен Зәйдә стратегик сессия була

2018 елның 15 мае, сишәмбе

23 майда Зәйдә Кама Аръягының алты муниципаль районындагы коммерциягә карамаган оешмалар өчен (Татарстанның Зәй, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш, Тукай раонннары вәкилләре өчен)  стратегик сессия булачак. Коммерциягә карамаган оешмалар өчен «Дни СО НКО» стратегик сессиясе тәҗрибә алмашу һәм озак вакытка корылган мөнәсәбәтләр мәйданына әвереләчәк. Стратегик сессиянең программасы шартлы рәвештә ике өлешкә бүленә. Беренче яртысында «Дни СО НКО» катнашучыларын Зәй районының төрле дәрәҗәдә, шул исәптән Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән һәм Президент грантлары фондыннан ярдәм алган коммерциягә карамаган оешмалар буенча экскурсия көтә. Икенче яртысы Кама Аръягы зонасында проект тәкъдимнәр эшләү буенча стратегик сессиягә турыдан-туры багышланачак. Төп максат – Кама Аръягы зонасы иҗтимагый берләшмәләренең һәм муниципалитетларның социаль партнерлыгын үстерү. «Дни СО НКО» ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

«Дни СО НКО» стратегик сессиясе 23 майда Зәйдә түбәндәге адрес буенча узачак: Энергетиклар ур., 6А й. («ДК Энергетик» бинасы) Белешмәләр өчен телефон: 8(960)087-75-36

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International