Хәзерге вакытта Татарстанның Икътисад министрлыгы делегациясе Төркиядә. Министр Фәрит Габделганиев бүген гарантия фондында булачак. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин җитәкчелегендәге төркем Kosgeb программасы буенча ике көнлек укуларда катнаша. Бурыч – кече һәм урта бизнесны яңарту һәм ныгыту буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру. Шулай ук яклар технологияләре югары дәрәҗәдәге предприятиеләр төзүнең кирәклеге турында сөйләштеләр.
ТР ИМ матбугат хезмәте