Инновацияләргә ярдәм фонды программалары буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Май ахырына кадәр «Развитие-НТИ» (дедлайн 21 майда) һәм «СТАРТ-НТИ» (дедлайн 31 майда) программалары буенча ике яңа конкурска гаризалар кабул ителә

Конкурсларның максаты - Милли технологик инициативаларның чаралар планнарын ("юллар карталары"н) (алга таба - МТИ юллар карталары) гамәлгә ашыру максатларында түбәндәге юнәлешләр буенча НИОКРга ярдәм итү: Аэронет; Автонет; Маринет; Нейронет; Технет; Хелснет; Энерджинет; Түгәрәк хәрәкәте.

Конкурс кысаларында Россия Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацияле үстерү буенча Совет Президиумы тарафыннан хупланган МТИ юллар карталарын гамәлгә ашыру максатларында НИОКР үтәүне күз алдында тоткан проектларны сайлап алу планлаштырыла.

«Развитие-НТИ» программасы буенча грант күләме - 20 млн сумга кадәр,   «СТАРТ-НТИ» программасы буенча - 3 млн сумга кадәр.

Гаризаны автоматлаштырылган система аша түбәндәге адрес буенча бирергә мөмкин: http://online.fasie.ru.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International