Товарның конкурентлы өстенлеген булдыруга биш адым. Сату серләре турында 21 майда Татарстан эшкуарларына сөйләячәкләр

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Фирманың бәя стратегиясен ничек эшләргә һәм продуктның конкуренциядәге өстенлеген ничек булдырырга. Татарстан эшкуарлары товарны уңышлы сатуның әлеге һәм башка серләренә "Экспорт проекты буларак маркетинг" семинары кысаларында төшенә алалар. Өйрәтү семинары Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28 нче й.) 21 майда уза.

Эшмәкәрләргә семинарны Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты тренерлары үткәрә. Алар 4Р комплексының һәр компоненты турында җентекле  сөйләячәк. Аның ярдәмендә тыңлаучылар сайлап алынган чит ил коньюктурасына анализны мөстәкыйль ясый алачак һәм продуктка яки хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗ арттыруның иң нәтиҗәле коралларын туры китереп сайлап алачак. Катнашучылар семинар кысаларында шулай ук башка сорауларга да җавап таба алачак:

- маркетинг-микс 4P барлык компонентларга анализ ясау,

- экспорт дистрибьюциясе өчен арадашчы сайлап алу критериеләре чек-бите,

- экспортка интернет аша таныту буенча FAQ.

Катнашу өчен Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты сайтында  https://exportedu.ru/events?page=1теркәлергә кирәк.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International