Эшкуар йортында гражданнарны күчмә кабул итү узды

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Бүген Эшкуар йортында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Кече һәм урта бизнес вәкилләре сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин җавап бирде. Эшкуарлар дәүләт ярдәме чаралары, лизинг-грантлар һәм икътисадый үсешкә ирешергә мөмкинлек бирә торган чаралар турындагы сорауларын бирделәр. Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.) шуңа охшаш чаралар һәр чәршәмбе 15.00 алып  17.00 кадәр булачак. (843) 524-91-11 телефоны буенча алдан язылу таләп ителә

Гражданнарны күчмә кабул итү республиканың җәмәгать кабул итү бүлмәсе кысаларында элемтә каналларының берсе булып тора.

Мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен шулай ук кайнар линия телефоны  (843) 524-90-90;  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының http://mert.tatarstan.ru/rus/priem.htm рәсми сайтында интернет-кабул итү бүлмәсе; телеграмм канал @mineconom16; республиканың башка районнары халкы өчен ВКС-элемтә эшли ( (843)524-91-11 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк); Гражданнарны кабул итү көне (һәр сишәмбе, алдан язылып кую өчен телефон (843)524-91-11); Партнер көне (эшкуарлар ТР икътисад министры белән аралашып, сорауларын рәсми булмаган шартларда бирә алачак); КФҮтә эшли башлаган "МИНИСТРГА ЯЗ" тәрәзәсе бар.  Барлык мөрәҗәгатьләр дә икътисад министрына юллана. Республиканың эшкуарлар өчен җәмәгать кабул итү бүлмәсе мөрәҗәгатьләрнең мөмкин булган бөтен каналларын системалаштырырга, аларны бер үзәккә җыярга мөмкинлек бирә, дип саный Фәрит Габделганиев. "Бу эшмәкәрләргә тиз арада ярдәм итәргә мөмкинлек тудыра.

Бердәм кабул итү бүлмәсе, предприятиеләрнең һәм төрле милек рәвешләрендәге һәм эшкуарлык эшчәнлегенең башка субъектлары эшчәнлеге процессында барлыкка килә торган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү максатларында, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев белән турыдан-туры аралашу өчен булдырылды.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International