Татарстанлылар үзләренең финанс грамотлылыгын онлайн тикшерә алалар

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Татарстанлылар үзләренең финанс грамотлылыгын Бөтенроссия финанс зачеты кысаларында тикшерә һәм эшкуарлык компетенцияләрендә сынап карый алалар. Тест 30 сораудан гыйбарәт. Аны узар өчен http://finzachet.ru сайтында авторизация үтәргә кирәк. 24 һәм аннан күбрәк сорауга җавап биргән катнашучы персональ  сертификат алачак. Шуннан кимрәк сорауга җавап бирүчеләргә проблемалы темалар яктыртылган материалларга сылтамалар буенча үтәргә тәкъдим итәчәкләр,  катнашучыга, алар белән танышып чыкканнан соң, тестны кабап үтү мөмкинлеге бирелә. Онлайн режимда белемнәрне тикшерү 21 апрельдә булачак.

"Бөтенроссия финанс зачеты" – Россия Федерациясе Үзәк Банкы, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Ачык мәктәп (Белем бирү курслары конструкторы) белән берлектә Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) тәкъдиме белән башланып киткән масштаблы проект.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International