Иң көчлеләр бишлегендә. Татарстан укучыларының икътисад буенча белемнәре бөтенроссия дәрәҗәсендә бәяләнде

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Абсолют җиңүче һәм өч призер. "Технологик эшкуарлык" дисциплинаара күппрофильле олимпиадасын Татарстан укучылары командасы әнә шундый нәтиҗә белән төгәлләде. Интеллектуаль ярышлар креатив уйлый, фән һәм бизнес чигендәге бурычларны хәл итә алган, үз бизнес-проектларын төзергә, эре бизнес командаларының бер өлеше булырга яки үз тормышларын гамәли тикшеренүләргә багышларга планлаштыручы өлкән сыйныф укучыларын барлау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Быел олимпиада биш профиль буенча үтте: «Яңа технологияләр», «Гамәли биотехнологияләр», «Мәгълүмат технологияләре», «Авиатехнологияләр» һәм «Ресурсны сакчыл тоту технологияләре».

Беренче турда укучылар тест рәвешендәге биремнәрне 24 сәгать дәвамында өйдә яисә мәктәптә эшләделәр. Олимпиаданың икенче этабы  Россиянең 23 университеты базасында узды. Татарстан укучылары үз белемнәрен А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ мәйданында күрсәттеләр. Йомгаклау туры нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп укучылары бер беренче урын һәм өч призлы урын яуладылар. Шулай итеп, Татарстан командасы, Новосибирск, Томск өлкәләре һәм Мәскәүгә оттырып, дүртенче урын алдылар.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International