Казанны социаль-икътисадый үстерү стратегиясе турында бүген Ратушада сөйләштеләр

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Бүген Казан ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXV сессиясе булды. Бу чарада каралган төп мәсьәләләрнең берсе 2030 елга кадәр башкаланы социаль-икътисадый үстерү стратегиясе булды.

Әлеге стратегияне гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин бәян итте. Ул билгеләп үткәнчә, Казан стратегиясе - 2030 конкуренциянең өч өстенлеге һәм җиде юнәлеше киселешендә структурлаштырылган, төп өч юнәлешне күз алдында тотып эшләнгән: кеше капиталы, пространство һәм икътисад. Стратегиядә беренче һәм төп бүлек кеше капиталын җәлеп итүдән һәм булдырудан гыйбарәт.

Олег Пелевин Казан социаль-икътисадый үсешнең барлык күрсәткечләре буенча да республика эчендәге рейтингларда беренче урынны алып тора һәм шулай булырга тиеш тә. "Эчке рейтинглар гына түгел, ә тышкы бәяләү дә әһәмиятле: Татарстан башкаласы конкуренциягә ни дәрәҗәдә сәләтле. Аерым алганда, Стратегик планлаштыру өлкәсендә Казан "Россия шәһәрләре 2030: мөмкинлекләр киселешләре" шәһәрләр стратегияләре конкурсында 1 нче урын алды.  Казанның һәм башка муниципалитетларның теләсә кайсы казаныәлары Татарстан Республикасына уңай йогынты ясый", - дип ассызыклады икътисад министры урынбасары.

Ул шулай ук быел республика стратегиясенә төзәтмәләр кертеләчәген искә төшереп үтте һәм Казан җитәкчелеген тәкъдимнәр кертергә өндәде.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International