Чәршәмбе көнне (2018 елның 18 апреле) Эшкуар йортында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин гражданнарны күчмә кабул итәчәк. Кече һәм урта бизнес вәкилләре үз сорауларын бирә алачак. (843) 524-91-11 телефоны буенча алдан язылу таләп ителә.
Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.) гражданнарны күчмә кабул итү һәр чәршәмбе 15.00 алып 17.00 кадәр башкарыла.
ТР ИМ матбугат хезмәте