Татарстанда Россиянең барлык төбәкләреннән экспорт буенча белгечләр җыелачак

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Чимал булмаган экспортны арттыру, тышкы икътисадый эшчәнлектә эшләү алымнары, төрле өлкәләрдә экспорт мөмкинлекләре һәм чикләүләр турында Казанда 27-28 апрель көннәрендә фикер алышачаклар. Эшкуар йортында (Петербург ур., 28 нче й.)  «ЦПЭ - иң яхшы тәҗрибәләр» экспортерлар клубы" халыкара конференция узачак. Чараны оештыручылар - Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Россия экспорт үзәге.

  Конференциягә бөтен Россиядән экспортерлар, тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендә белгечләр, хакимият  һәм Экспортка ярдәм үзәкләре вәкилләре җыелачак. Чарада катнашучылар түгәрәк өстәлләрдә эшләячәк:

1) "Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары һәм глобаль-конкурентлы  кластерлар":

- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары турында диалог;

- Кластерларның халыкара хезмәттәшлеге;

- "Татарстан Республикасында глобаль-конкурентлы  кластерлар" семинары;

2) "Бизнес өчен күпфункцияле үзәк хезмәтләр күрсәтүнең яңа форматы буларак";

- Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр;

- Дәүләт хезмәтләрен алганда ничек хаталар ясамаска;

- КУЭ өчен Бизнес-Навигатор;

3) "Россия IT-технологияләре мөмкинлекләре һәм экспортка карата чикләүләр":

- Дөньяда Россия IT-технологияләре тоткан урын;

- Россия уйлап табуларын чит ил сату базарларына чыгару каналлары;

Russian Solutions Россия IT-табышларын экспортлау платформасы. Катнашу шартлары һәм мөмкинлекләр;

3) "Россия IT-технологияләре мөмкинлекләре һәм экспортка карата чикләүләр":

- Дөньяда Россия IT-технологияләре тоткан урын;

- Россия уйлап табуларын чит ил сату базарларына чыгару каналлары;

Russian Solutions Россия IT-табышларын экспортлау платформасы. Катнашу шартлары һәм мөмкинлекләр;

5) "Германиядә һәм Европа Берлеге илләрендә бизнес төзү һәм үстерү өчен мөмкинлекләр"; товарларны Европага экспортлау;

6) "Хезмәт күрсәтүләр экспорты. Visit Tatarstan". 

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International