Экспортның финанс кораллары турында Эшкуар йортында сөйләячәкләр

2018 елның 14 апреле, шимбә

16 апрельдә Эшкуар йортында (Казан ш., петербург ур., 28 нче й.) "Экспортның финанс кораллары" дигән семинар узачак. Башлана 9.30. Чара экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен оештырылган.  Курсны тыңлаучылар финанс оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне ничек корырга һәм экспорт эшчәнлегендә нинди коралларның булуы турында хәбәрдар булалар. Шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлектә кулланыла торган валюта контроле һәм НДСны кире кайтару механизмнары турында сөйләячәкләр. Катнашу – бушлай. https://exportedu.ru/events Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк.

Россия экспорт үзәгенең белем бирү проекты - үз предприятиеләренең экспорт потенциалын үстерүдә кызыксынулы, әмма тышкы икътисадый эшчәнлекне оештыруда әлегә тиешле компетенцияләре һәм күнекмәләре булмаган региональ кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен квалификация күтәрү курслары ул.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International