5 меңнән артык эксперт, сәясәтче һәм эшмәкәр Красноярскта "Россия 2018-2024: потенциалны тормышка ашырып" икътисадый форумы уза

2018 елның 13 апреле, җомга

Бу көннәрдә Красноярскта үтә торган форумда чираттагы сәяси циклда Россия Федерациясенең булачак образы турында фикер алыштылар. Анда дәүләт сәясәтенең стратегик планлаштыру һәм проектлы идарә итү механизмнары аша кеше өчен булуы каралган. Төп тема -  "Россия 2018-2024: потенциалны тормышка ашырып"  Икътисадый форум эшендә 50 артык төбәктән вәкилләр катнаша. Татарстан Республикасы делегациясе составында - ТР Икътисад министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт заказы буенча агентлык, Югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк" технопаркы вәкилләре.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International