"Сколково" Инновацияләр үзәгендә цифрлы эпохада интеллектуаль милек турында сөйләштеләр

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Бүген "Сколково" Инновацияләр үзәгендә  Икътисадый үсеш министрлыгының, Роспатент һәм "Сколково" Фонды идарәсенең уртак утырышы уздырылды. Утырышта цифрлы икътисадта интеллектуаль милек өлкәсе потенциалыннан файдалану буенча беренче чираттагы чаралар тикшерелде. Коллегияләрнең "Цифрлы эпохада интеллектуаль милек" дип аталган уртак утырышының рәисе сыйфатында Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин катнашты. Утырышта катнашучылар интеллектуаль милек өлкәсендә агымдагы вазгыять, һәм шулай ук интеллектуаль милекне цифрлы икътисадны үстерү инструменты буларак куллану проблематикасы буенча фикер алыштылар. Әлеге юнәлеш Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында шиксез өстенлек буларак билгеләп үтелгән иде.   Бәхәсләр барышында патент активлыгын арттыру буенча беренче чираттагы адымнар, һәм шулай ук Россия Федерациясе субъектларында  цифрлы икътисадны һәм интеллектуаль милекне үстерү чаралары тәкъдим ителде.

Коллегияләрнең уртак утырышында шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Роспатент җитәкчесе Григорий Ивлиев һәм "Сколково" Фонды идарәсе рәисе Игорь Дроздов чыгыш ясады.

Утырыш эшендә  ТР  икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International