Фәрит Габделганиев: "Эшкуарлар өчен республика җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшенең максаты - оператив һәм дөрес җавап"

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Дистәләгән бизнесмен һәм йөзләгән хәл ителгән мәсьәлә. Бүген Эшкуарлар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28) Ачык ишекләр көне үтте. 15 тән артык белгеч лизинг-грантны ничек алу, оешмаларны микрофинанслау, дәүләт ярдәме чаралары, бизнесны ничек башлау турында киңәшләрен бирде. Юридик сораулар, исәп-хисап, салымнар буенча ярдәм күрсәтелде. Мондый көннәр даими үткәреләчәк, дип басым ясады Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. Аның сүзләренә караганда, 26 мартта үз эшен башлап җибәргән Эшкуарлар өчен республика җәмәгать кабул итү бүлмәсе үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтте инде: "Кабул итү бүлмәсе эшкуарлардан килә торган сорауларның ихтимал булган каналларын системага салырга, аларны бер үзәккә тупларга мөмкинлек бирә. Бу бизнесменнарга тиз арада ярдәм итәргә мөмкинлек тудыра. Алга таба адым - омникаль платформа булдыру". Россиядә кече һәм урта эшкуарлыкның үсә башлавына 30 елга якын.  Татарстанда шундый 170кә якын эшкуар исәпләнә. Бүгенге көндә Татарстан КУЭ субъектлары саны буенча Идел буе федераль округында 1нче урынны били.

Ачык ишекләр көне республика җәмәгать кабул итү бүлмәсе кысаларында элемтә каналларының берсе булып тора.

Мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен шулай ук кайнар линия телефоны  (843) 524-90-90;  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының http://mert.tatarstan.ru/rus/priem.htm рәсми сайтында интернет-кабул итү бүлмәсе; телеграмм канал @mineconom16; республиканың башка районнары халкы өчен ВКС-элемтә эшли ( (843)524-91-11 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк); Гражданнарны кабул итү көне (һәр сишәмбе, алдан язылып кую өчен телефон (843)524-91-11); Партнер көне (эшкуарлар ТР икътисад министры белән аралашып, сорауларын рәсми булмаган шартларда бирә алачак) ; КФҮтә эшли башлаган "МИНИСТРГА ЯЗ" тәрәзәсе бар.  Барлык мөрәҗәгатьләр дә икътисад министрына юллана.

Бердәм кабул итү бүлмәсе, төрле милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмаларның, һәм шулай ук эшкуарлык эшчәнлегенең башка субъектлары эшчәнлеге процессында барлыкка килә торган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү максатларында, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев белән турыдан-туры аралашу өчен булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International