Евросиб һәм Иннокам Татарстан Республикасында хезмәттәшлекне җәелдерә

31 март 2018 ел., шимбә

"Евросиб СПб – транспорт системалары" компаниясе һәм "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» коммерциягә карамаган партнерлыгы ассоциациясе (Иннокам) Стратегик партнерлык турында меморандумны имзаладылар. Документка кул кую Казанда TIAF supported by Automechanika 4 нче Халыкара Автокомпонентлар форумының пленар сессиясе кысаларында башкарылды.

Хезмәттәшлекнең максаты Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры территориясендә предприятиеләр һәм оешмалар арасында, шул исәптән фәнни-техник өлкәдә, хезмәттәшлекне үстерүдән, җитештерү эшчәнлеген диверсификацияләүдән һәм предприятиеләр үсешенә ярдәм итүдән, шулай ук техник үсеш һәм инновацияләр сәясәте юнәлешләрен билгеләүдән гыйбарәт.

Документ Ассоциация һәм кластерга керә торган предприятиеләр белән стратегик һәм һөнәри  хезмәттәшлекне үстерүдә мөмкинлекләрне киңәйтә. Евросибны өстенлекле юнәлешләр буларак комплекслы транспорт-логистика хезмәтләре күрсәтү, шулай ук зона территориясендә гомуми файдаланудагы тимер юл инфраструктурасын камилләштерү өлкәсендә партнерлык кызыксындыра.

Меморандумга кул куелу компаниягә кластерның иң эре һәм актив предприятиеләре белән мәгълүмат алмашырга, шулай ук ассоциация тарафыннан оештырыла торган төрле чараларда һәм бизнес-миссияләрдә катнашырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования