Төбәк инвестиция проектлары конкурсының язгы сайлап алу этабы башланды

31 март 2018 ел., шимбә

2018 елның 30 маена кадәр "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" төбәк инвестиция проектлары конкурсының язгы сайлап алу этабына эшләр кабул ителә.

Конкурс кредитлауның һәм инвестицияләрне финанслашуның махсус шартлары тәэмин ителә торган инвестиция проектларын сайлап алганда, гамәлгә ашыруга әзерләгәндә һәм гамәлгә ашырганда "бер тәрәзә" моделеннән гыйбарәт.

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтка урнаштырылган: www.infra-konkurs.ru, аны шулай ук 8(800)775-10-73 телефонына шалтыратып белергә мөмкин. 

Татарстан Республикасыннан региональ координатор – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.

Үзара багланышлар өчен җаваплы зат:

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестиция эшчәнлеге бүлеге башлыгы Ярмоленко Алёна Александровна (тел.:8(843)524-91-31, e-mail: Alena.Yarmolenko@tatar.ru);

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестиция эшчәнлеге бүлеге әйдәүче киңәшчесе Абдуллаева Камилә Камил кызы (тел.:8(843)524-90-42, e-mail: K.Abdullaeva@tatar.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования