Эш башлаучы эшмәкәрләр "Эшкуар әлифбасы"н өйрәнә

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

2018 елның 19 марттан 23 мартка кадәр эш башлаучы эшмәкәрләр өчен "Эшкуар әлифбасы" тренингы узачак. Программа эшне юктан башларга яки яңа бизнес-проектны гамәлгә ашырырга теләүчеләрне күздә тотып төзелгән. Яңа эш башлаучылар өчен бизнес-идея төзүдән башлап предприятиене теркәүгә кадәр нәрсәләр эшләргә кирәк булуы җентекле тасвирланган. Программаны өйрәнү һәм үзләштерү нәтиҗәсендә яңа предприятиенең бизнес-планы эшләнәчәк яки яңа проект эшли башлаячак.

"Эшкуар әлифбасы" программасы буенча укулар узганнан соң һәм бизнесы эшләп киткәннән соң, эшкуар эшчәнлек алып бара торган эшкуарлар өчен "Эшкуарлык мәктәбе"  программасы буенча бизнесны үстерүгә һәм предприятиегә идарә итүне камилләштерүгә юнәлтелгән күнекмәләргә өйрәтү, шулай ук бизнесның финанс һәм җитештерүчәнлек күрсәткечләрен яхшырту буенча укулар уза ала.

Тренинг Татарстан Республикасы Эшкуар йортының Уку-укыту үзәгендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Петербург ур., 28 нче й., 3 нче кат. Катнашырга теләгән эшкуарлардан (843) 524 90 90 телефонына шалтыратуларын, яисә krinkina.sce@yandex.ru электрон адресына, ФИО, ИНН, телефон номерын һәм оешма атамасын күрсәтеп, хат язуларын сорыйбыз.

Чараны оештыручы - "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасы (уйлап табучы - "Корпорация МСП" АҖ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International