Азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы белән идарә итү системаларын камилләштерү турында Эшкуар йортында сөйләштеләр

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Кече һәм урта бизнеска ярдәм хакында Эшкуар йортында фикер алыштылар. Уртак проектны гамәлгә ашыру буенча сөйләшүләрдә ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе һәм «МЕТРО Кэш энд Керри» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Проект, дөньяга танылган GFSI* тәҗрибәләрен кулланып, сыйфат менеджменты системаларын эшләү һәм кертү буенча туклану продуктларын локаль җитештерүчеләргә, кафе һәм рестораннар өчен махсус өйрәтү программаларына таянып, кече ваклап сату һәм ресторан бизнесы сегменты вәкилләренә ярдәм итүне һәм аларны үстерүне күздә тота.

Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өлкәсендә мөмкинлекләрен, GFSI туры китереп,  азык-төлек куркынычсызлыгы менеджменты халыкара системаларының төп өлешләрен эшләү һәм кертү программасында катнашу юлы белән үстерү проектның төп юнәлешләренең берсе булып тора.

Проектта катнашу һәм шуның нәтиҗәсендә алган белемнәрне һәм тәҗрибә тәкъдимнәрен уңышлы кертү товар җитештерүчеләргә предприятиенең сыйфат һәм азык-төлек куркынычсызлыгы менеджменты системасын «МЕТРО Кэш энд Керри» ҖЧҖнә һәм башка сәүдә челтәрләренә товар куюны гамәлгә ашыру өчен кирәкле дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук аларны экспортка товар җибәрүне үстерү максатларында халыкара сертификат алуны узуга әзерләячәк.

Программа шартлары турында тулырак мәгълүматны түбәндәге телефонга шалтыратып белергә була: +7 (987) 413-43-43.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International