4 меңнән артык Татарстан эшкуары "Яңарту" форумына теркәлде инде

2018 елның 13 марты, сишәмбе

4 меңнән артык Татарстан эшкуары "Яңарту" бизнес-форумында катнашуларын расладылар. Чараның оештыручысы булган республиканың Икътисад министрлыгы аның эшмәкәрләр арасында зур кызыксыну уятуын хәбәр итә. "Яңарту" - эш башлаучы эшкуарларга да, уңышларга ирешкән эшмәкәрләргә дә исәпләнгән яңа интенсив формат ул. Эшкуарлыкны өйрәтү һәм ярдәм күрсәтү – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларның берсе. ТР Икътисад министрлыгы башлыгы Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә кече һәм урта эшкуарлык – икътисадны һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүнең нигез факторы ул.  "Мәгълүмат һәм белем алу мәйданнарыннан файдалану мөмкинлеге булу эшкуарлык индустриясен тәшкил иткән өлешләрнең нигезе булып тора. Без иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнергә һәм үзебезгә кертергә, хәзерге дөньяда бара торган үзгәрешләрне күзәтеп барырга һәм аларда катнашырга уйлыйбыз".

Спикерлар арасында уңышка ирешкән компанияләргә нигез салучылар һәм аларның хуҗалары, шулай ук Россиянең күпмиллионлы әйләнешләре булган зур компанияләренә консультацияләр бирүчеләр. Форумда чыгыш ясаячаклар:

Бүгенге көнгә меңгә якын алынмаган урын бар. Катнашу өчен www.казаньперезагрузка.рф "Яңарту" сайтында теркәлергә кирәк. Форум бушлай.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International