Бүген КФУда "Предприятиеләргә һәм оешмаларга финанс анализы ясау технологияләре" квалификация күтәрү программасы эшли башлады

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Бүген КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә "Предприятиеләргә һәм оешмаларга финанс анализы ясау технологияләре" квалификация күтәрү программасы ишекләрен ачты. Ул Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының баланс комиссияләре әгъзаларын күздә тотып оештырылган.

 Тыңлаучылар кыска вакытлы укулар барышында  баланс комиссияләрен үткәрү технологияләре, хезмәт хокукы, юридик затларның салым йөкләмәләре, бухгалтерлык һәм финанс хисаплылыгына анализ ясау алымнары өлкәсен, шулай ук финанс менеджменты өлкәсен өйрәнәчәк һәм бу өлкәләрдәге үз белемнәрен яңартачак.   Программада катнашучылар шулай ук оешмаларның банкротлыгы темасын да караячак. Укулар йомгаклау аттестациясе, оешмаларның финанс торышын анализлау программасы буенча кейс яклау һәм расланган үрнәктәге документлар тапшыру белән төгәлләнәчәк.

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International