250 млн долларлык инвестицияләр. Салкын ысул белән ясалган калай җәем чыгару заводын төзү проекты расланды

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

"Алабуга" махсус икътисадый зонасында табаклы прокат җитештерү заводы төзелеше проектын бүген махсус зонаның Күзәтчелек советында расладылар. Чарада республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Каралган инвестицияләр күләме - 250 млн. доллар. 

Бүген "Алабуга" резиденты булуга "Гемонт Металл" ҖЧҖ гаризасы каралды. Оешма табаклы прокат заводын 2020 елның өченче кварталында сафка кертергә тели. Комплекс 40 кв. метр мәйданында урнашачак, беренче этабында елына 770 мең тонна табаклы прокат җитештерү карала. Алга таба җитештерү күләме елына 1 млн. 250 мең тоннага кадәр җиткерү көтелә. 

Әзер продукция күп төрле тармакларда кулланылачак: электр техникасы җитештерүдә, автомобильләр төзүдә, түбә каплау материаллары буларак һәм башкалар. Алдынгы технологияләр кулланып төзелгән комплекста 320 кеше хезмәт итәчәк. 

"Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев хәбәр иткәнчә, яңа резидентны участок һәм инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителгән. Заводка кадәр тимер юл да уздырылачак. 

"Продукция күләме бик зур - аны китерергә, чыгарырга кирәк булачак. Бу тимер юл өчен яхшы эш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безгә бу проект кызык һәм аңа тулысынча ярдәм итәчәкбез". 

Утырыш ахырында Күзәтчелек советы әгъзалары "Алабуга" МИЗның яңа резидентын раслап тавыш бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International