Татарстан Республикасы Президенты Кубогына Тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча I фестивальдә Икътисад министрлыгы командасы бронза алды

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

11 мартта «Свияжские холмы» курорт шәһәр базасында "Татарстан Республикасы Президенты Кубогы"на параллель слалом (эстафета) дисциплинасында Тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча I фестиваль булды. Фестиваль Татарстан Республикасында тау чаңгысы спортын һәм сноубордны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм республиканың  һәвәскәр спортчылары арасында иң көчлеләрен ачыклау максатыннан үткәрелә.

Булат Хаҗиәхмәтов, Динар Шакиров, Артур Гайнов, Алсу Хәбибулина кергән  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы "Татарстан Республикасының хакимият органнары" номинациясендә командалар арасында өченче урынны яулады. 

Ярышлар аерым-аерым катнашучылар арасында да, командалап исә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең хакимият органнары, шулай ук республика предприятиеләре һәм банклары коллективлары арасында  узды. Кубок регламентында каралганча, һәр команда составына 4 кеше - ике тау чаңгычысы һәм 2 сноубордчы керде. Ярышларда барлыгы 20 артык команда катнашты.

Министрлык командасын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International