ТР Икътисад министры Фәрит Габделганиевнең Геодезия һәм картография көне уңаеннан котлавы

2018 елның 10 марты, шимбә

11 март - Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне.

Бу көнне топография-геодезия һәм картография производстволарындагы хезмәтчәннәр, геодезия, картография һәм җир төзелеше белгечлекләренә караган фәнни хезмәткәрләр, педагоглар һәм студентлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Безнең хәзерге тормышыбызны сезнең хезмәт белгечләре тарафыннан алынган мәгълүматлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Кеше тормышының күп кенә өлкәләрендә кулланыла торган координаталы исәп башы системасын төзеп, без яши торган, икътисадта, авыл хуҗалыгында, табигатьтән файдалану һәм башка өлкәләрдә алыштыргысыз булган Дөньяның сурәтләрен, карталар төзү алымнарын һәм технологияләрен ел саен камилләштереп, төзисез һәм рәсмиләштерәсез.

Сезнең көндәлек тырыш эшчәнлегегез нәтиҗәсендә Татарстан Россиянең конкуренциягә сәләтле төбәкләренең берсе булды һәм алдынгы урыннарга менде. Сезнең тирән белемегез һәм үз эшегезгә тугрылыклы була алуыгыз белән без икътисадның тотрыклы инновацияле үсешен тәэмин итә алачакбыз!

Барыгызга да нык сәламәтлек, һәрдаим уңышлар, республика хакына һөнәри эшчәнлектә нәтиҗәле хезмәт һәм яңа казанышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International