2018 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә конкурслар уздыру турында игълан

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Президент грантлары фонды  социаль әһәмиятле проектларны, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы  хөкүмәтнеке булмаган коммерциягә карамаган оешмалар арасында 2018 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә конкурслар уздыру турында игълан итә.

Гариза Президент грантлары фондына, президентскиегранты.рф рәсми сайтына урнаштырылган тиешле электрон формаларны тутырып, электрон документлар рәвешендә тапшырыла. .

 2018 елдагы тәүге конкурста катнашуга гаризалар кабул итү срогы:

гаризалар кабул ителә башлау датасы - 2018 елның 20 феврале;

гаризалар кабул ителү төгәлләнү датасы - 2018 елның 26 марты.

Электрон почта адресы: office@pgrants.ru

Урнашу урыны: 121099, Мәскәү шәһәре, Композиторлар урамы, 25/5 нче йорт,  1 нче төзелмә. Телефон: +7 (495) 150-42-22

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International