Җайга салу йогынтысына бәя бирелә

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына күпфатирлы йортларга идарә итү һәм күпфатирлы йортларда урыннар милекчеләренең гомуми мөлкәтен тоту буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында" карарына (алга таба – проект) багышланган гавами консультацияләр үткәрү хакында мөрәҗәгать алынды.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен күрсәтелгән проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.

Үзегезнең искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адрес буенча юллавыгызны үтенәбез: Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International