"Ашан" һәм "Лента" сәүдә челтәренең федераль сатып алучылары белән диалогта катнашырга чакырабыз

12 февраль 2018 ел., дүшәмбе

Үз продукциясен "Ашан" сәүдә челтәренә кую белән кызыксынган Татарстан җитештерүчеләрен "Ашан"ның федераль категорияле менеджерлары белән очрашуга чакырабыз. Алар 2018 елның 14 һәм 15 февраль көннәрендә «ВолгаПродЭкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә булачак.

Форумның рәсми сайтында электрон рәвештә теркәлергә һәм бушлай билет алырга мөмкин: http://www.expoagro.ru/rus/visitors/zprig.

Моннан тыш, 2018 елның 19 февралендә республика товар җитештерүчеләре өчен "Лента" компаниясенең эшләү стандартларына багышланган уку-укыту семинары булачак.

Катнашу өчен түбәндәге адрес буенча теркәлергә кирәк: https://lenta.sovettorg.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования