Яков Геллер Яр Чаллы шәһәре эшкуарларына электрон мәйданчыклардагы сатып алулар турында сөйләде

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

"Татарстан Республикасының дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры Яков Геллер Яр Чаллы шәһәре эшкуарлары һәм заказчылары каршысында электрон мәйданчыкларда сатып алулар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады, бу мәйданчыкларның берсе – кече һәм урта бизнес өчен bp.zakazrf.ru сайты.

Шулай ук Яков Геллер кече һәм урта бизнес өчен smb.tattis.ru мәгълүмат порталы эше турында да сөйләп узды, "Резидентка әйлән" бүлегенең эшкуарлар һәм заказчылар өчен аеруча зур кызыксыну уятырга тиешлегенә басым ясады, чөнки нәкъ менә биредә әһәмиятле мәгълүматлар бастырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International