2017 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы Яр Чаллы территориясендә эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкалар карау буенча республика комиссиясе утырышы булды.
Комиссия утырышында "ХАЙЕР ЛАУНДРИ МАШИН РУС" ҖЧҖ, "Дарлетто" ҖЧҖ, "Технолайн" ҖЧҖ, "Индел" ҖЧҖ компанияләренең социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә "Россиядә Haier кер юу машиналары җитештерүне оештыру", "Джемнар җитештерү", "Вак көнкүреш техникасы җитештерү", "Полимер эшләнмәләр җитештерүне оештыру" инвестиция проектларын тормышка ашыру буенча заявкалары хупланды.