Казанның, шулай ук Чистай һәм Менделеев районнарының социаль-икътисади стратегияләре федераль дәрәҗәдә югары бәяләнде

25.12.2017

Узып баручы елга алдан ясалган нәтиҗәләр Татарстан Республикасы икътисади үсешенең уңай темплары турында нәтиҗә чыгарырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Муниципаль берәмлекләре советының XII съездында чыгыш ясаганда белдерде.

Аның доклады муниципаль бурычларны хәл итүдә Татарстан Республикасы дәүләт программаларының роле турында иде.

“Узып баручы елга алдан ясалган нәтиҗәләр Татарстан Республикасы икътисади үсешенең уңай темплары турында нәтиҗә чыгарырга мөмкинлек бирә”, - диде ул.

Барлык муниципалитетларда да, шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегияләре белән бер рәттән, авылларны үстерү планы да расланган. Алар “Стратегияләр-2030” республика программасының аерылгысыз өлеше булып тора.

Алексей Песошин сүзләренчә, Казанның, шулай ук Чистай һәм Менделеев районнарының социаль-икътисади стратегияләре федераль дәрәҗәдә югары бәяләнгән.

Республикада җәмәгать инфраструктурасы үсешен социаль гарантияләүне тәэмин итү тәртибе расланган, бу төзелеш, капремонт һәм гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 37 республика программасын уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, шушы программалар кысаларында 2017 елда 44 млрд. сумга 3 122 объект төзелгән.

“Бүген без 2043 елга кадәр озын сроклы программа кысаларында эшлибез, аларга 16 меңнән артык йорт кертелгән”, -дип җиткерде Алексей Песошин.

“Без мондый күләмдәге эшкә шулкадәр күнектек, кайвакыт үзебезнең күп эшләгәнебезне сизмибез дә. Ләкин без үз-үзебезне тынычландырырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования