2017 елның 15 ноябреннән 16сына кадәр Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркында "Санлы җитештерү һәм сәнәгать киләчәге" машина төзү кластер форумы булачак

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Форумның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, Татарстан Республикасы Машина төзү кластеры һәм Яр Чаллы ш. Башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан Республикасының Кама кластер үсеше үзәге чыгыш ясый.  Чараның генераль партнеры – KUKA Robotics компаниясе.

Әлеге форум кысаларында 2017 елның 15 ноябрендә 10.00 сәгатьтә "Санлы эра юлында дүрт адым" пленар сессиясен уздыру планлаштырыла.

Спикер: Павел Биленко – Индустрия 4.0 мәгариф программалары җитәкчесе. "СКОЛКОВО" корпоратив укыту департаменты. 

Мастер-класста катнашу – бушлай.

Үткәрелү урыны: Яр Чаллы ш., Машина төзелеше ур., 91а (Яр Чаллы ш. ИТ-парк бинасы). Электрон рәвештә теркәүгә алу Машфорум.рф. сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International